10 декабрь көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова "Хатирәләр юлы буенча» дигән яңа проектны тормышка ашыру кысаларында беренче дәрес үткәрде.
Технологиянең максаты: уңай хатирәләр ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарга үз тормышларын яңадан карарга, яңадан бәяләргә һәм кабул итәргә ярдәм итү. Иске фотосурәтләрне һәм тормыш турындагы хатирәләрне карау өлкән яшьтәге кеше тирәсендә яхшы микроклимат тудыралар, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткаралар, эмоциональ тәртип алалар. Дәрес, барлык санитар - эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәп, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның өчесенә өйгә чыгып, адреслы рәвештә үткәрелде.
Дәрес барышында өлкәннәр үзләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләренең балачак һәм яшьлек еллары, нинди шөгыльләре, нинди уеннар уйнарга яратулары, нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр. Хезмәт эшчәнлеге, яраткан һөнәре, сәяхәтләр һәм истәлекле вакыйгалар турында искә төшерделәр.