Салым инспекциясе хәбәр итә

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле район халкы!

2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы гамәлдән чыгарыла.

2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына УСНга күчү турында хәбәрнамә бирергә кирәк.

2021 елның гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына патент бирү турында гариза тапшырырга кирәк.

2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДдан башка махсус салым режимнарына күчмәгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән датадан автомат рәвештә ЕНВД салым түләүчеләр сыйфатында исәптән алыначак һәм салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International