Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Иртән ярминкәгә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, продукциянең ассортименты һәм бәяләре белән танышты.

Ярминкәдә кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, сарык ите, балык, йомырка, сөт продукциясе, бал, шулай ук бодай сатып алырга мөмкин иде. Сатып алучыларның күбесе ит һәм сөт продукциясе киштәләре янында иде.

Ярминкәдә бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International