10 декабрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хәбирова Альбина «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: авыру кеше карау кагыйдәләренә өйрәтү.
Дәрес кысаларында өлкән кешене караучы туганнары озак вакытлы тәрбия системасы, аның бурычлары белән таныштылар, «Кинестетика» төшенчәсе турында белделәр. Мондый күнекмәләр хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен куркынычсыз итәргә һәм тәрбияләүче кеше өчен хезмәтне җиңеләйтергә тиеш.
Бүгенге көндә 33 социаль хезмәткәр, 47 социаль хезмәт алучыларның туганнары белем алды.