6 декабрьдә 12 егет Россия армиясе сафларына китте.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар ике тапкыр коронавируска тест тапшыра: башта шәһәр хәрби комиссариатында, аннары җыелма пунктка килгәч.
Исегезгә төшерәбез, пандемия белән бәйле рәвештә, республикада хәрби хезмәткә чакыру пунктларында эпидемиологик хәл контрольдә тотыла.