ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 7 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, урыны белән туңдырма.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -16..-19, аязган вакытта -21..-26, көндез максималь һава температурасы -10..-13, урыны белән -16.
Юлларда бозлавык.