Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов волонтерлар активы белән очрашты, аларны Халыкара волонтерлар көне белән котлады, эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм стипендияләр тапшырды.
Стипендияләр балалар һәм яшьләр оешмаларының актив әгъзаларына, уку алдынгыларына, шулай ук аз тәэмин ителгән һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламнарына азык-төлек җыелмалары, дарулар китерүдә актив катнашкан район волонтерларына тапшырылды.
«Эшчәнлегегез, районга керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең районның башка гражданнарына үрнәк күрсәтәсез һәм сезнең ярдәм белән активистлар саны арта бара», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров әлеге датаның мөһимлеген ассызыклады һәм волонтерларга бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.