Лениногорск политехник көллиятендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2020 елның 3 декабрендә «Лениногорск политехника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Бәйрәм концертында укучылар педагоглар белән бергә иҗади номерлар күрсәттеләр. Балалар инвалидларга ярдәм йөзеннән игелек, дуслык һәм рухи көч турында җырлар һәм шигырьләр башкардылар.

Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Әлеге чара кысаларында «Коры төзелеш һәм штукатур эшләр, Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс»VI Милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

2020 елның 12 нче ноябреннән 13 нче ноябренә кадәр «Лениногорск политехника көллияте»дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы узды. Павел Байнов- 10 нчы мәктәп укучысы, Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее укучысы Римма Клементьева  «Мәктәп укучысы» категориясендә,  "Лениногорск политехника көллияте" ДАҺБУ хисапчысы Җәмилә Фатыйхова, «Белгеч» категориясендә чемпионатның региональ этабында гына түгел, ә Мәскәү шәһәрендә онлайн-форматта узган «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында да җиңүчеләр булдылар. Барлык җиңүчеләр дә Лениногорск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр, аларны Рәгать Галиәгъзәм улы тапшырды.

«Лениногорск политехник көллияте» дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесенең профсоюз оешмасы исеменнән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган көллият укучылары бүләкләр белән бүләкләнде. Чара бик җылы дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International