2019 елның октябрендә җәмәгатьчелеккә унъеллыкның төп статистик вакыйгасының — 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның яңа визуаль стиле тәкъдим ителде.
Яңартылган ВПН-2020 символикасы Россиядә соңгы ун елда булган технологик һәм социомәдәни үзгәрешләрне, шул исәптән Россия җәмгыятенең цифрлы чорга күчүен күрсәтә.
Логотип 2019 елның җәендә узган һөнәри дизайнерларның киңкүләмле Гомумроссия конкурсы барышында сайланды.
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның рәсми символы (эмблемасы) Росстат тарафыннан расланган.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Исәпкә алучылар йөргәндә махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.