Татарстанда дәүләт программалары буенча 7 меңгә якын ипотека теркәлгән

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт программалары гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл җирлеге теркәлгән.

Агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган ташламалы ипотекага, Татарстан Росреестры тарафыннан октябрьдә – 1492, ноябрьдә 920 ипотека теркәлгән.

Иң күп ташламалы ипотекалар эре шәһәрләрдә теркәлә. Әйтик, Казанда программа эшли башлаганнан бирле – 4 272, Яр Чаллыда 1101 ипотека теркәлгән. Районнар арасында Әлмәт, анда 167 ипотека теркәлгән, Лаеш – 88, Яшел Үзән -127 һәм Биектау - 66.

Авыл ипотекасына килгәндә, татарстанлылар арасында сентябрь аенда ихтыяҗ аеруча зур иде: ул чакта 142 шундый ипотека теркәлгән иде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алда бара, анда авыл ипотекасы буенча 119 алыш – биреш теркәлгән, ә Арча районы-102 ипотека.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International