1 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә партиянең Лениногорск җирле бүлекчәсе секретаре, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов гражданнарны кабул итте. Партиянең җирле бүлекчәсе секретаренә төрле сораулар белән ике кеше мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар да эшкә алынды.
«Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Тарасова да гражданнарны кабул итү декадасында катнашты, аңа ике кеше мөрәҗәгать итте.
Бу көнне гражданнарны кабул итү Лениногорск районы авыл җирлекләрендә узды. Барлыгы 24 өстәмә мәйданчык җәлеп ителде: мәдәният йорты, китапханә һәм башкалар. Кабул итү онлайн форматында, шулай ук депутатлар тарафыннан дистанцион рәвештә үткәрелде. Бүгенге көндә депутатларга 26 кеше мөрәҗәгать итте. Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде, сорауларның бер өлеше алга таба өйрәнү өчен эшкә алынды.