«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологлары - Анастасия Антипова һәм Диләрә Мортазина Лениногорск политехник көллияте базасында һәм «Логос» үзәгендә яшьләр белән дәресләр сериясен үткәрделәр.
Чараның максаты-яшьләргә әлеге авыру (ВИЧ-инфекция, СПИД) турында хәбәр итү һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Дәресләрдә балалар авыру белән бәйле проблемалар һәм булган кыенлыкларны хәл итү юллары турында актив фикер алыштылар. Чара ахырында бердәмлек билгесе итеп хэштэглар белән фотога төштеләр.
Әңгәмә барышында яшь кешеләр, ВИЧ-йогышы фаҗигасеннән беркем дә иминиятләштерелмәгән булуын аңлап, эпидемиянең алга таба таралуына каршы торырга әзер булуларын күрсәттеләр.
Аннары 6 нчы урта мәктәп укучылары арасында СПИД профилактикасы буенча рәсем конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләр: 1 урын – Т.Гричановская, 2 урын – Варя Герасимова, Регина Воронина, 3 урын – Ульяна Исковская.
Чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.