Казан шәһәрендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурсның максаты-дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең абруен күтәрү, Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен инновацион үстерү һәм модернизацияләү, һөнәри компетентлыкны формалаштыру юлы белән яшьләр белән эшләүнең сыйфатлы яңа дәрәҗәсенә ирешү.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Хәбиров Айрат Илшат улы «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы җитәкчесе» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.
Котлыйбыз!