Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы" ҖЧҖ ТР РО булышлыгы белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен, Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе булачак.  

2020 елда инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак:

Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат:Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

Шулай ук хәбәр итәбез, сез сорауларынгызны алдан җибәреп дәрес вакытында аңа җавап алырга мөмкинсез, электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International