Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.
«Эшлекле дүшәмбе»нең эше полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчинның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
"Полиция хезмәткәрләре битлек режимын саклау буенча рейдлар үткәрә. Төп бурыч-битлекләр булмаган өчен лениногорскилыларны җәзага тарту түгел, ә киресенчә, халыкны санитар – эпидемиологик таләпләрне үтәүгә җаваплырак карарга өндәү», - дип билгеләп үтте Андрей Иваньчин.
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров мәгълүматларына караганда, бу атнада Лениногорск районына коронавирус инфекциясенә каршы яңа вакцина килә. Беренче булып препаратны медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар алачак.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Яңа ел чараларына әзерлекне дәвам итәргә, Лениногорск районын бизәү эшен башкарырга.
2. Шәһәрдә һәм районда кар чистарту, территорияне җыештыруны дәвам итәргә.
3. Лениногорск районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар алып бару.
4. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә.
5. Инвалидлар декадасына багышланган чараларга әзерлек, ул 1 декабрьдә башлана.