Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Логос» балалар һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре 6 нчы ТОС белән берлектә «Әни йөрәге»дигән темага психологик тренинг элементлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Психологлар әниләр белән эмоциональ халәтне җайга салу, эчке киеренкелекне бетерү, үз-үзеңә бәя бирү һәм килеп туган проблемаларның эчке ресурсын тикшерү буенча дәрес үткәрделәр. Кунаклар барлык үткәрелгән чараларда актив катнаштылар, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар, әниләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Аннан соң «Логос» үзәге белгечләре әниләр көненә 7,10 нчы мәктәп һәм 12 нче лицей укучылары арасында рәсем конкурсы оештырдылар.
7 нче мәктәп укучылары арасында: 1 урын-Сидников Эдуард; 2 урын-Мортазина Адилә; 3 урын-Фәйзетдинова Ралина.
10 нчы мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр: 1 урын-Анисахарова Софья һәм Буракшаева Арина; 2 урын-Стрелков Матвей һәм Хәмидуллина Аделина; 3 урын-Хагатян Маргарита.
12 нче лицей җиңүчеләре: 1 урын-Осипова Яна һәм Данилов Дмитрий; 2 урын-Фомина Анастасия һәм Хайрова Наира; 3 урын-Галабузина Динә һәм Ямалтдинова Әминә.
Рәсемнәр конкурсында катнашкан барлык балаларга да рәхмәт белдерәбез!