2020 елның 28 ноябрендә 18 сәгать 44 минутта Татарстан Республикасы буенча Россия янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына Лениногорск районының Иске Куак авылында мунча януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы алды, аның сүзләреннән аңлашылганча, мунчада беркем дә юк. Тышкы билгеләр буенча мунчаның тулысынча януы күзәтелә. Күрше корылмаларга янгын чыгу куркынычы булмый. Хәлне бәяләп, янгын сүндерүчеләр 18 сәгать 47 минутта мунчаны интенсив рәвештә сүндерүгә керештеләр.
Янгын нәтиҗәсендә мунча тулысынча янып бетә, янгынның сәбәбе-мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.