Татарстан Росреестры: чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда дәүләт мәгълүмат фондыннан мәгълүматны ничек алырга

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган дәүләт фондыннан документлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Барыннан да ешрак җирләрне инвентаризацияләү материалларыннан һәм 2009 елга кадәр әзерләнгән җир кишәрлекләренә җир төзелеше эшләреннән (законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2009 елдан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү өчен ызанлау планнары әзерләнә) соратып алына. Көн саен Идарә тарафыннан күрсәтелгән хезмәт күрсәтү турында кызыксынган затларның йөздән артык гаризасы карала.

Әлеге хезмәт җир участогының урнашу урыны буенча күрсәтелә, ягъни моның өчен тиешле территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International