Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия" телефоны

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 3 декабрендә, Халыкара инвалидлар көнендә, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай усорауларны  WhatsApp номеры буенча  +7 (939) 345-37-50 язып җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International