2020 елның 26 ноябрендә Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Р.М. Вахитова ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Туган ягым » темасына рәсем конкурсы үткәрде.
Әлеге чараның максаты-туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, аңа сак караш тәрбияләү.
Рәсемнәр матур килеп чыкты. Катнашучылар туган якның, аның табигатенең һәм истәлекле урыннарының бөтен матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Учреждение холлында белгеч тарафыннан күргәзмә оештырылды.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.