Сезгә нинди түләүләр һәм пособиеләр салынганын ЕГИСО порталында Шәхси кабинет аша белергә мөмкин

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСО) - федераль мәгълүмат системасы, анда федераль, региональ һәм муниципаль норматив хокукый актлар нигезендә бирелә торган социаль ярдәмнең барлык чаралары, гарантияләр, түләүләр, компенсацияләр турында белешмәләр чагылдырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге кабинетка теләсә кайсы граждан керә һәм аңа социаль ярдәм чараларының тиешле булуын, әгәр ул аларны алучы булмаса, бу хакта мәгълүмат та чагылдырылачак. Бу бигрәк тә төрле ведомстволар линиясе буенча социаль түләүләр алучылар өчен актуаль.

Шулай ук ЕГИСО сайтында "Социаль калькулятор" электрон сервисы эшли, ул гражданинга индивидуаль мәгълүмат нигезендә һәм аңа социаль тәэмин итү системасында бирелгән статусларны төрле социаль хезмәтләр алу хокукын билгеләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кулланучы, яшәү төбәген сайлап алып, үзенә бирелгән ташламалы категорияне күрсәтеп, үзенә яшәү урыны буенча тиешле социаль ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International