Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән буран көтелә.

Буран булганда:

Тәрәзәләр, ишекләрне яхшылап ябарга, өстәмә яктырту чврвлврын: шәм, фонарьны әзерләп куярга кирәк.

Көчле буран вакытында бинадан чыкмаска кирәк. Әгәр чыгарга бик кирәк булса, кая баруыгыз турында туганнарыгызга әйтеп куегыз.

Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан күренеп торуыгыз мөмкин. 

Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп торыгыз.

 

Машина йөртүчеләргә:

1. Буран шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә  узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт туктап калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга;

3. Мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International