Лениногорск укучылары " Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары" олимпиадасында катнашты

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә Лениногорск районыннан 233 укучы "Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары" олимпиадасында катнашты.

Бу көнне район буенча 10-12 яшьлек һәм 13-16 яшьлек балалар өчен 8 мәйданчык эшләде. Мәйданчыклар 1, 2, 3 ,Яңа Сережкино, Иске Куак, Подлесный, Шөгер урта мәктәпләре базасында оештырылган иде. рауны үз эченә алган олимпиада биременең үз нөсхәсен алды. Олимпиада биремнәре:

Олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 10-12 яшьлекләр категориясендә-Журавлев Сергей (Подлесный төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм 13-16 яшьлекләр категориясендә-Есипов Максим (Иске Куак урта мәктәбе). Аларның эшләре киләсе турда катнашу өчен Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсенә җибәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International