Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати очрашу уздырды.

Социаль эш буенча белгеч «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында»мәгълүмат бирде. Катнашучылар законда каралган түләүләр, ташламалар һәм дәгъва кылырга мөмкин булган пособиеләр белән таныштылар. Шулай ук балалар кирәк-яракларының бүләк комплектын алу хокукын билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә бирү тәртибе турында аңлатмалар бирелде.

Чарада 7 кеше катнашты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International