Балалар өчен конкурс турында

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Халык санын алу турында кечкенә россиялеләр нәрсә уйлый һәм аны ничек күрә? Җавапны без тиздән беләчәкбез. Росстат Бөтенроссия халык санын алуга багышланган  балалар рәсемнәре конкурсын башланачак.

Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бурыч-рәсемнәрдә үз илеңне һәм анда халык санын алуның ничек узачагын күрсәтү. Мәсәлән, халык санын алу вакытында үз гаиләңне сурәтләп була. Моннан тыш, үз шәһәреңне, бистәләрне, тирә-юньне, яраткан истәлекле урыннарны һәм халык санын алу эмблемасы яки аның талисманы-ВиПиН рәсемен дә ясарга була.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International