2020 елның 7 сентябреннән 11 сентябренә кадәр “Бердәм Россия” партиясе рәисенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе “Бердәм Россия” фракциясе депутатларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарма һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен җәлеп итеп, көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау системасын оештыру мәсьәләләре буенча кабул итүләр атнасы уздырачак.
7 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Instagram да (opriemnaya116) кабул итү бүлмәсенең аккаунтында атнаны РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ачачак.
8 сентябрьдә мәҗбүри медицина иминияте һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны дистанцион кабул итү булачак. Старт 10.00 сәгатьтә башлана.
Шул ук вакытта 9 сентябрьдә экспертлар түгәрәк өстәл форматында йогышлы һәм хроник инфекцияле авыруларны профилактикалау һәм вакциналаштыру мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.
Гражданнарны кабул итү атнасын Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруның барышы турында масштаблы веб-конференция (Zoom) төгәлләячәк. Экспертлар булып РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевих, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев һәм башка катнашучылар чыгыш ясаячак.
Телефоннар:8-843-238-1000, 8-800-216-00.