Лениногорск районында гражданнар җыелышы тәмамланды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Лениногорск районында халык белән очрашулар тәмамланды, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Соңгы җыелыш Ивановка авыл җирлегендә, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, мәдәният йорты янында саф һавада узды.

Җыелыш башланганчы концерт программасы һәм күргәзмә оештырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Алинә Бодряева ярты ел эчендә үз эше турында хисап тотты.

Муниципаль район Башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка 2020 елның беренче яртыеллыгында Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат бирде һәм җирлек халкын район алдында торган планнар һәм бурычлар белән таныштырды, районда федераль һәм республика программаларының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Җыелыш барышында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында авылның дүрт беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы авыл мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләренең тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Авыл халкы шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләренә үз сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International