Бүген якташыбыз, хезмәт һәм сугыш ветераны Рәфыйкә Мөхетдин кызы Ямалтдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Мөэмин-Каратай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт кызның берсе иң үткен һәм иң акыллы булып чыга. Бөек Ватан сугышы елларында аны иптәше белән Куйбышев өлкәсендәге Глотовка тимер юл станциясенә хезмәт эшләренә чакыралар. Монда көн - төн төяү-бушату эшләре бара иде. Яшь кызлар ком, утын һәм башка бик күп нәрсәләрне бушата.
1944 елда үз авылына кайта, аннары Шөгер авылы архивында эшли. Писмән һәм Шөгер районнары берләшкәннән соң Лениногорск шәһәренә күчеп килә һәм пенсиясенә кадәр ЗАГС бүлегендә эшли. Аның адресына бүген дә аның үрнәк хезмәте өчен рәхмәт сүзләре килә.
Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар, алар әбиләрен бик яраталар һәм аның белән горурланалар.
Юбилярны хакимият хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе Екатерина Михалева, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова, 13 нче ТОС рәисе урынбасары Татьяна Сергеева котлады.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Рәфыйкъ Мөхетдин кызын җылы котлады, озын гомер, сәламәтлек, якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләде. Шулай ук аңа РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын да тапшырды.