Лениногорск кешесе беседка түбәсен алыштыруны сорап мөрәҗәгать итте

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Лениногорск кешесе «Халык контроле» системасына Кутузов урамы, 25 адресы буенча урнашкан балалар мәйданчыгындагы беседканың тулысынча түбәсен алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. "Анда ярыклар, тишекләр, ике яктан да алыштыруны сорыйм", - дип язган ул.

Гариза хезмәт күрсәтүче оешмага җибәрелде һәм нәтиҗәдә «Оникс» ҖЧҖ көче белән беседка түбәсе ремонтланды.

Игътибар итәбез, администрация даими рәвештә гражданнарның мөрәҗәгатьләренә мониторинг үткәрә һәм аларның үтәлешен контрольдә тота.

Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-06-12 (кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International