8 нче мәктәптә Белем көне узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Белем көне һәм уку елы башлану белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары, әлеге сайлау округы депутаты Гөлфирә Рафикова 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын котлады.

Бүген беренче тапкыр 123 беренче сыйныф укучысы 8-нче  мәктәп бусагасын атлап керде. Гөлфирә Рафикова беренче сыйныф укучыларына яхшы укуларын, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм әти-әниләрен уңышлары белән сөендерүләрен теләде. 

Аннары тантаналы шартларда Гөлфирә Мәҗит кызы технология укытучысы Марина Вотинага "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатын тапшырды, мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерде. Уку һәм тәрбия процессын оештыруга һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен 7Б сыйныфының ата-аналар комитеты рәисе урынбасары Светлана Разуваеваны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Бу уку елы 8-нче номерлы мәктәп өчен үзенчәлекле, чөнки мәктәп 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Укучыларга һәм мәктәп администрациясенә уңышлар һәм яңа казанышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International