Лениногорск МР Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның Белем көне белән котлавы

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Кадерле педагоглар, укучылар, студентлар, ата-аналар!

Хөрмәтле Лениногорск халкы!

Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм-елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача торган бәйрәм. Бу көн турындагы якты хатирәләр безне гомер буе җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, авыр минутларда ярдәм итә.

1 сентябрьдә Лениногорск районының 34 мәктәбе 8,5 меңнән артык малай һәм кыз өчен үз ишекләрен ачачак. Ә 1013 беренче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы беренче тапкыр чыңлаячак. Алар өчен яңа тормыш, ачышлар һәм кызыклы вакыйгалар башлана. Югары сыйныф укучылары өчен ел башлана,ул һөнәр сайлауда һәм алга таба тормыш юлын билгеләячәк.

Бу көнне армый – талмый хезмәт куйган, һөнәри осталыклары һәм югары рухи сыйфатларыбыз күп очракта безнең киләчәгебезне билгеләүче педагогларга аерым  рәхмәт сүзләре җиткерелә. Кадерле укытучылар, сездән укуда һәм тормышта балаларыбызның ни дәрәҗәдә уңышлы булуларына, нинди гражданнар булуларына, туган төбәкне, бөтен илебезне үстерүгә нинди өлеш кертүләренә турыдан-туры бәйле.

Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең өчен яңа дулкынланулар вакыты җитә. Балаларыгызга түземле булыгыз. 

Кадерле дуслар, уку елы сезнең алда яңа кызыклы һәм файдалы белем дөньясы ачсын, яңа уңышлар һәм казанышлар алып килсен! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International