Тимәш авыл җирлегендә халык җыелышы узды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Лениногорск районында район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында халык белән очрашулар дәвам итә.

Бүген халык җыелышы Тимәш авыл җирлегендә узды, ул, коронавирус буенча куркынычсызлык чараларын үтәү йөзеннән, мәдәният йорты янында саф һавада узды.

Җыелышка кадәр концерт программасы оештырылды, күргәзмә эшләде.

Җыелучылар алдында ярты ел эчендә башкарган эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираев хисап тотты.

Муниципаль район Башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка 2020 елның беренче яртыеллыгында Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат бирде һәм җирлек халкын район алдында торган планнар һәм бурычлар белән таныштырды, районда федераль һәм республика программаларының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Җыелыш барышында шулай ук участок полиция хезмәткәре, Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге вәкиле чыгышлары тыңланды.

Авыл халкы шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләренә үз сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International