Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында «эшлекле дүшәмбе» үткәрде

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеевның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә.

2. Шәһәр һәм районны санитар чистарту, үлән чабу, коры-сары җыештыру, биналарның фасадларын тәртипкә китерү.

3. Барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, гражданнар җыелышларын үткәрү тәмамлану.

4. Белем көнен шәһәр һәм районның барлык белем бирү учреждениеләрендә уздыру.

5. Авыл хуҗалыгы урып-җыю эшләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International