«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада катнашырга чакырабыз

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән безнең республикада «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы расланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге ярдәмче программаның координаторы булып тора, аның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – кулланучылар грамоталылыгын арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен «кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасын (алга таба-олимпиада) уздыру, әлеге программа чарасын үтәүчеләр, шул исәптән җирле үзидарә органнары. Быел олимпиада сигезенче тапкыр үткәреләчәк. 2013 елда олимпиадада 500ләп укучы катнашса, 2019 елда республиканың һәр шәһәре һәм районыннан 8-11 сыйныфларда белем алучы 9000нән артык укучы гариза биргән. Узган ел Казан, Түбән Кама, Азнакай, Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Балтач, Лениногорск, Лаеш, Тәтеш, Ютазы районнары укучылары аеруча активлык күрсәткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында «кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында» 27.07.20 ел, №10-07/57/п–795/20 боерыгы (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 14.08.2020 ел, № 6827 теркәлгән) басылып чыкты, олимпиаданы оештыру һәм үткәрү турында тиешле нигезләмә расланды.

Олимпиаданы үткәрү вакыты-21.09.2020 дән 26.11.2020 гә кадәр, катнашучыларны теркәү 02.09.2020 дән 16.09.2020 гә кадәр сайтта үткәрелә tatzpp.ru I этап - башлангыч (сайлап алу) - 2020 елның 21-25 сентябрендә үткәрелә. II (йомгаклау) этабы-2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр дистанцион формада үткәрелә. Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук алдынгы педагогларны дипломнар, грамоталар, сертификатлар һәм призлар көтә.

Олимпиада турында боерык һәм нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International