27 августта Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы мәйданчыгында шәһәрнең яшь активистлары “Яшьләр вакыты” республика акциясендә катнашты.
Әлеге тур кысаларында районның актив яшьләре өчен ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкилләреннән «Татарстан-Мөмкинлекләр территориясе» дигән маркет, «Кайтам» белем бирү программасы, «Татарстан яшьләре»квиз үткәрелде. ⠀
Аннары «безнең район-киләчәк образы» проект сессиясе булды, анда Лениногорск районы Яшьләр парламентына кандидатлардан 15 проект тәкъдим ителде. Экспертлар булып Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары чыгыш ясады.Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасында территорияләр белән эшләү секторы мөдире Илнур Сәгыйтов катнашты. ⠀
Алар тәкъдим ителгән идеяләрне бәяләделәр һәм яшь активистларга чарада катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр. ⠀
Соңыннан йомгак ясалды һәм катнашучыларны бүләкләү булды.