Лениногорск районында Яңа Сережкино авылында «Август-Мөслим» ОП «Август-Лениногорск» ҖЧҖ сөт-товар фермасы базасында терлекчелек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Торос-Молоко» ҖЧҖ белгечләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Делегация коры сөт бирә торган сыерлар һәм таналар өчен бүлмәләрне, бозаулату бүлеген, савым сыерларын тоту бүлмәсен, 6-12 ай, 12-18 ай, 18 ай һәм аннан да өлкәнрәк бозауларны карап чыкты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов агымдагы елның 7 аенда Лениногорск районы буенча терлекчелек буенча агымдагы вәзгыять, кышкы абзарда терлек азыгы әзерләү, терлек азыгының сыйфатын анализлау, силос-сенаж траншеялары паспортларын рәсмиләштерү, биналарны ремонтлау һәм дезинфекцияләү турында сөйләде.
Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, барлык ысулларны һәм практикаларны коралландырырга, аларны район хуҗалыкларында актив кулланырга кирәк.