Лениногорск мэриясендә өченче чакырылыш депутатларының соңгы сессиясе узды

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген мэриянең утырышлар залында, шәһәр башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, өченче чакырылыш депутатларының соңгы сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә депутатлар авыл җирлекләре, шулай ук Лениногорск шәһәре җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау, Түбән Чыршылы авыл җирлегенең генераль планын раслау, Лениногорск районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү кебек мөһим мәсьәләләрне карадылар.

Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча да шәһәр һәм район Советлары депутатлары уңай карар кабул иттеләр.

Сессия ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район Советлары депутатларына аларның эшләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Бүген III чакырылыш депутатларының соңгы утырышы, без бишьеллык эшне төгәллибез. Бу вакыт эчендә депутатлар корпусы тарафыннан район һәм шәһәр икътисадын тотрыклы үстерүгә, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән йөзләгән карар кабул ителде. Безнең барыбызны да уртак максат – халыкның тормыш сыйфаты берләштерә. Депутатларның, предприятие, учреждение һәм башкарма органнар җитәкчеләренең үзара аңлашуыннан, хезмәттәшлегеннән башка алга бару мөмкин түгел. Барлык килеп туган кризис этапларын һәм проблемалы мәсьәләләрне без бергәләп оператив һәм уңай якка хәл итәргә тырыштык. Депутатлар корпусының төп тәҗрибә үзәге IV чакырылышта да эшләячәк дип өметләнәм. Безнең алда бик күп бурычлар тора, бу катлаулы чорларда районның социаль-икътисади үсеше өчен. Барлык команданың да кешеләр иминлеге өчен бердәм эшләве мөһим", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International