Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды, анда узган елга йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Аның эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашты.