Лениногорск РФ флагы көнен билгеләп үтте

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Лениногорск РФ Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм билгеләп үтте. Ленин исемендәге шәһәр мәйданында районның беренче затлары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм шәһәр халкы бергә Россия флагы кебек символның әһәмиятлелеге һәм мөһимлеге турында искә төшерү өчен җыелдылар.⠀

Шәһәр халкын Дәүләт флагы көне белән Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады.⠀

Бу көнне «УДМСиТ» МКУ, яшьләр үзәге белгечләре һәм «Форпост» һәм «Логос» үзәкләре волонтерлары шәһәр халкы өчен асфальтта рәсем конкурсы, хәрәкәтчән уеннар, шаржлар күргәзмәсе оештырылды, РФ флагы турында викторина үткәрелде. Катнашучыларга шулай ук тематик буклетлар, шарлар һәм «Триколор»тасмалары таратылды.⠀

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International