Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов видеоконференцэлемтә режимында «эшлекле дүшәмбе» үткәрде

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеевның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Лениногорск районында 17 августтан башлап перчатокларны мәҗбүри йөртүдән баш тарталар. Шулай ук 17 августтан башлап, тулыланган очракта, театрлар; кинотеатрлар; цирк; концерт заллары; аквапарклар; зоопаркның ябык биналары 50% тан да артмаган күләмдә эш алып бару рөхсәт ителә.

Шулай ук ябык биналарда бер үк вакытта 50дән артык кеше катнашында төрле чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Ә ачык мәйданчыкларда катнашучыларның рөхсәт ителгән саны 50 дән 100 гә кадәр арткан.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе азагында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эшләү өчен төп бурычларны билгеләде:


1. Район территориясендә инфекция таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә.

2. Бәйрәм чаралары алдыннан шәһәр һәм районны санитар җыештыру
3. Ишегалды бәйрәмнәрен уздыруны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп лаеклы дәрәҗәдә тәмамлау.

4. Лениногорск шәһәренең 65 еллыгына, «Лениногорснефть» НГТИнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар уздыру.

5. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урып-җыю эшләрен дәвам итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International