"Тимер юл " КФҮдә Ишегалды бәйрәме узды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

14 август көнне микрорайонда яшәүчеләр өчен 12-нче номерлы ТОС һәм ҖЧҖ «Жилсервис»хезмәт күрсәтү оешмасы тарафыннан оештырылган Ишегалды бәйрәме узды.

Микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм программасы оештырылган иде, Лениногорск районы артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

Лениногорск районы башлыгы исеменнән сәламләү сүзләре белән Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады. Ул кыскача шәһәрнең социаль-икътисади үсеше, алда торган юбилей даталары турында сөйләде һәм микрорайон халкына яхшы кәеф теләде.

Аннары ТОС ярдәме һәм микрорайон тормышында катнашканы өчен Лениногорск муниципаль районының Рәхмәт хаты белән Евгения Логинова билгеләп үтелде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары әзерләнде, аларны балаларга Гөлфирә Рафикова һәм шәһәр Советы депутаты Рафаэль Нуртдинов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International