13 сентябрьдә Лениногорск районында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.
Лениногорск районында 203 мандатка 403 кандидат сайлана. Шуларның 20-шәһәр Советында 43 кандидат, район Советында - 183 округтан, 360-депутатлыкка кандидат тупланган.
Сайлауларда "Бердәм Россия", "Гадел Россия", ЛДПР, КПРФ һәм иҗтимагый оешмалардан депутатлыкка кандидатлар, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнашты.
Тавыш бирү процедурасы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау кампаниясе планы нигезендә барлык санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәп барачак.