Пенсия фондына бармыйча да пенсия эшеннән шәхси мәгълүмат белән консультацияләр алырга мөмкин

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажының дәвамлылыгы турында мәгълүмат, илтеп җиткерү датасы турында белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматлар, өйдән чыкмыйча гына, 2-79-27-27 телефоны номеры буенча “Код сүзе”н файдаланып, алырга мөмкин.

Код сүзе - ул шалтыратучы кешене идентификацияләү ысулы, ул үзе белән шәхси якынлыкны алыштыра. Закон нормалары буенча, пенсия фонды белгечләре, кодлы сүздән башка, шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефоннан җавап бирә алмыйлар. Шул рәвешле шәхси мәгълүматлар булган мәсьәләләр буенча читтән торып консультация алырга бары тик контроль мәгълүмат ияләре генә, ягъни "кодлы сүз" генә мөмкин.

Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru гражданинның Шәхси кабинетында («кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «Кодлы сүз» не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль сайлый, ул бары тик аңа гына билгеле булачак.

2-79-27-27 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматларны ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International