Бүген Мөдәрис Салихов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Чирмешән районының Югары Чегодай авылында туып-үскән Салихов Мөдәрис Идрис улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул күп балалы тату гаиләдә 10 бала арасында беренче бала булып туган.

Сугыш башланганда аңа 11 яшь була, 4 сыйныфны гына тәмамларга өлгерә һәм колхозда эшли башлый. 12 яшеннән җирне атларда сөрә, чөнки өлкән ир-атлар сугышка алына, ындыр табагында эшли.

Сугыштан соң 1946 елда 16 яшендә Казан һөнәр училищесына укырга керә. 18 яшендә инде авиация заводында эшли, аннары армиягә алына һәм 4 ел Польшада хезмәт итә.

1956 елда өйләнә, 64 ел бергә тормыш иптәше Факия белән яши. 3 искиткеч бала, 6 онык һәм 8 оныкчык тәрбияләп үстергәннәр.

Гомере буе шофер, автомеханик, икмәк заводында мастер, товарчы, өлкән диспетчер була. Бар җирдә дә аны хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, башкаручанлыгы өчен мактыйлар гына. 1993 елда пенсиягә чыга. Балалары  аларны Лениногорск шәһәренә алып килгәннәр.

Юбилей медальләре һәм Бөек Ватан сугышы вакытында «фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Аны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул ветеранга хезмәт батырлыгы, яхшы балалар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International