Лениногорск кешесе кредит рәсмиләштергән һәм акчаларны мошенникларга биргән

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур өлешенә мошенниклык турындагы гариза белән 32 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итте.

Гариза бирүченең телефонына янәсе банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату кергән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, һәм аны гамәлдән чыгару өчен онлайн банкта кредитны яңадан рәсмиләштерергә һәм акчаларны куркынычсыз счетларга салырга кирәк.

Зыян күрүче "банк хезмәткәрләре" җитәкчелегендә дистанцион рәвештә 150 мең сумга кредит рәсмиләштергән.  Шуннан соң банкка китә һәм кредит акчаларын үзенә аферист таләп иткән счетларга күчерә. Алдакчылар корбаны булуын Лениногорск кешесе бары тик ялган банк хезмәткәрләре аның үзендә булган башка банк карталары белән шул ук гамәлләрне башкаруын сораганнан соң гына аңлаган.

Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге искәртә:
Уяулык күрсәтегез!  Билгесез затлар үтенече белән картада операция ясамагыз, смс-банкинг ярдәмендә килүче парольләрне беркемгә дә хәбәр итмәгез.

Банктан һәр хәбәрдә "әлеге кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез!" дип искә алына, әмма күпләр я бу кисәтүне укымый, я, мошенникның психологик тәэсиренә эләккәч, онытылып  аңа  саннарны тапшыра. Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә алдакчылар счетлар турында тулы мәгълүмат алалар һәм сезнең акча белән эш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International