Лениногорскида Милли ашханә көннәре уза

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Лениногорскида җәмәгать туклануы предприятиеләре арасында Милли ашлар көннәре уза. Мондый көннәрнең максаты Лениногорск районы территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре арасында мәдәни традицияләрне саклау һәм дуслыкны ныгыту.

Бүген, 11 августта, «Татнефть УРС» ҖЧҖенең Лениногорск филиалында 8 нче ашханәдә җәмәгать туклануы предприятиесе тарафыннан оештырылды. Кайнар ризыклар, камыр ризыклары һәм эчемлекләр милли традицияләрне саклап әзерләнгән, милли музыка яңгырады, хезмәт күрсәтүче персонал кунакларны милли костюмнарда каршы алды.

Лениногорск районының Туган як өйрәнү музееның  бай чуваш коллекциясе шулай ук 8 нче ашханәгә килүчеләргә дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International