Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә, бүгенге көндә алар шәһәрнең 6 микрорайонында үтте.
Микрорайонда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен балалар аниматорлары һәм чакырылган артистлар катнашында бәйрәм программалары оештырылды.
7 августта «Бораучылар» паркында Менделеев урамындагы микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм үткәрелде. 7 нче ТОС оештырган, 10 нчы август көнне Грибоедов урамындагы ишегалды мәйданчыгында бәйрәм узды.
Һәр бәйрәмдә халыкка сәламләү сүзе белән Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте, аннары ул микрорайонда актив яшәүчеләргә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.
Уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында яшь лениногорскилылар канцелярия товарлары белән портфельләр алды.
Бәйрәмнәр тагын бер атна дәвам итәчәк.
12 августта 12:00дә ишегалды бәйрәме Ленинград урамы, 61, ә 18:00 сәгатьтә Кошевой урамы, 20 йорт адресы буенча узачак.