Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар тәмамланды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

7 августта Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча ике соңгы очрашу узды. Мондый очрашулар Чайковский урамы буенча 8,10,12,14 йортта узды.

Очрашуда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Алексей Корноухов, “ТКХ һәм С үзәге” АҖ вәкилләре, белгечләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.

Халык игътибарына план-схемалар тәкъдим ителде, ишегалларында планлаштырылган эшләр яңгырады.

«НАШ ДВОР» - күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2020-2024 елларда республикада күп фатирлы йортларның барлык йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк, 2014 елга кадәр төзелгән йортларны да кертеп булачак.

2020 елда Лениногорск шәһәрендә 25 ишегалды ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International