Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә

2020 елның 7 августы, җомга

“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгының 2021 елда 21.07.2020 № 2221-р күрсәтмәсен үтәү өчен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак пунктлар җирләре категориясендәге җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатларында дәүләт кадастр бәяләвен уздыруның әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларын характеристикалар турында декларацияләр кабул итә.

Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектларының хокук ияләре «ЦГКО» ДБУда тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация бирергә, шул исәптән бәяләү объектларының төп, микъдари һәм сыйфатлы характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урынын, мәйданын, фактик файдалануны, җир кишәрлеген юкка чыгаруны, күчемсез милек объектын кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны төгәлләштерергә хокуклы.

Тулырак мәгълүмат cgko.tatarstan.ru сайтында «Күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларация» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International