Лениногорск халкы ачык канализация люкына зарланды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

4 августта лениногорскилылар «Типичный Лениногорск» Вконтактында ачык кое проблемасына зарландылар.

"Автомир, кое ачылган.. янәшәдә генә балалар мәйданчыгы... чаралар күрегез...",- дип язган пост авторы.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты социаль челтәрләрдә лениногорскилыларның шикаятенә игътибар итте. Нәтиҗәдә, 6 августта урынга «Таттелеком» ҖАҖнең Лениногорск РУЭСы хезмәт күрсәтүче оешмасы чыкты һәм канализация люгын ремонтлады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, администрация социаль челтәрләрне даими тикшереп тора һәм лениногорскилыларның шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирә.

Сезнең кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International